"Никто не забыт, ничто не забыто!"
Җиңү тарихы мәңгелек. Күпме генә еллар узса да, Бөек Ватан сугышында батырлык һәм ныклык күрсәткән халкыбызны без гел истә тотачакбыз. 8 май көнне Арчаның 7 номерлы мәктәбенең укытучылар коллективы белән берлектә " Никто не забыт, ничто не забыто!"девизы астында Иске Айван һәм Төбәк - Чокырча авылларында, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар һәйкәлләренә чәчәкләр салынды.