Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Тукай безнең йөрәкләрдә"

Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тула. Шагыйрьнең искиткеч бай иҗатына йөз елдан артык булуга карамастан, аның әсәрләре үз укучыларын югалтмый. Шул уңайдан Арчаның сәнгать мәктәбе филиалы белән берлектә "Тукай безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үтте. Бу чара балаларны Габдулла Тукай иҗатына җәлеп итү, Тукай шигырьләре һәм әкиятләре аша балаларга туган телне яратырга өйрәнү максатыннан оештырылды.