Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Безнең актив укучыларыбыз"

Безнең китапханәнең даими үз укучылары бар, алар китапханәгә рәхәтләнеп киләләр һәм үзләренең буш вакытларын файдалы итеп уздыралар. Андый укучыларыбыз олы ихтирамга лаеклы, чөнки алар, уку стажы  зур булган һәм китапларга мәхәббәт белән яши торган даими укучыларыбыз. Китапханәнең шундый укучыларының берсе - Хафизов Хәләф абый. Барлык укучыларыбызга китапка һәм китап укуга булган мәхәббәтләре өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.