Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Һәр бизәктә - халкым тарихы"

Элек - электән безнең татар халкы матурлыкка омтылган. Безнең якларда энҗе - мәрҗән белән калфак чигү, күңел нурын биреп түбәтәй чигү, төрле йомшак күн - сәхтиян аяк киемнәре тегү сәнгате әле дә сакланып калган. Чигелгән читек, чүәкләр хатын - кызларны уңайлылыгы белән генә түгел, матурлыгы, купшылыгы белән үзенә җәлеп иткән. Милли җәүһәрләрнең кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү, саклау, халык иҗаты, чигү сәнгате белән кызыксынуларын үстерү максатыннан Арчаның 7 номерлы 3 сыйныф укучылары белән "Һәр бизәктә - халкым тарихы" дип исемләнгән рәсем конкурсы үтте.