Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Тынычлыкка һәм татулыкка әкиятләр аша: туган телдә халык әкиятләрен укыйбыз"

3 март - Бөтендөнья кычкырып уку көне. Арчаның 7 мәктәбенең 2 "А" сыйныф укучылары белән берлектә Иске Айван авылы китапханәсе "Тынычлыкка һәм татулыкка әкиятләр аша: туган телдә халык әкиятләрен укыйбыз" исемле Бөтенроссия акциясендә катнаша. Балалар белән Резедә Вәлиеваның "Кыңгырау чәчәк" әкиятен укыдык, әкиятне укыганнан соң дуслык турында фикер алыштык. Шәмсетдинов Рүзәл "Күзлекле бозау" исемле әфган халык әкиятен укыды, Мутыгуллин Таһир һәм Гайнуллина Дәлия "Великие приключения маленького мышонка" эскимос халык әкиятен укыдылар.