Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Читаем вместе - читаем вслух"

"Читаем вместе - читаем вслух" Бөтендөнья кычкырып укулар көне акциясенә Иске Айван авылы китапханәсе кушылды.
Акциядә катнаштылар:
1) Арча станциясеннән  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамазанова Розалия Гарифулла кызы (Муса Җәлил  "Вәхшәт" шигыре)
2) Арчаның 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2а сыйныф укучысы Шәмсетдинов Рүзәл Ришат улы  (Тимофей Белозёров "Подснежники" шигыре)
3)Китапханәнең актив укучысы, эшче Шиһапова Миләүшә Хаҗи кызы (Яраткан авторларының берсе Фәнис Яруллинның "Йөрәк уты" циклыннан  "Без булмасак дөнья бетәр, диеп... шигыре)
4) Китапханәче Шәмсетдинова Гөлнар Нурулла кызы (Вәзыйх Рәхимов "Туган тел" шигыре).
Әдәби марафонда катнашучыларның барысына да зур рәхмәтемне җиткерәм.