Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Мәдәни көндәлек"

Мәктәп китапханәчесе Зиятдинова А. А. Казан Һәм Арча шәһәренең  истәлекле урыннары буенча презентация  ясаган иде. Балаларга кыскача гына шул презентация буенча "сәяхәт" ясады.  Авыл китапханәчесе Шәмсетдинова Г. Н. мәдәни кеше күп укырга, күп белергә тиешлеге турында аңлатты.
Һәрбер баланың әдәбияттә иң яраткан жанры, әлбәттә әкиятләр. Шуңа күрә балалар белән "Тылсымлы кәрҗин" уены оештырылды. "Тылсымлы кәрҗин" эченә әкиятләрдәге "тылсымлы" әйберләр салынган иде, балалар шул әйберләрне кайсы әкияттән һәм кайсы геройныкы икәнен әйтеп бирергә тиешләр иде. Уен барышында шунысы ачыкланды, балалар әкиятләрне бик яхшы беләләр икән.  Укучылар  бу тантаналы һәм мавыктыргыч чарадан канәгать калдылар.