Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Бер җылы сүз җитә кешегә"

Кичәбезнең максаты: өлкәннәрне хөрмәтләү.
Кичәгә килгән өлкәннәрне Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Шәмсетдинов  Ришат Рәшид улы, Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе  директоры Гатауллина Альмира Мидехәт кызы бәйрәм белән котладылар. Үзенең моңлы  тавышы белән Арча “сандугачы” Расих Галимҗанов матур җырларын бүләк итте. Мәктәп укучылары, авылыбыз үзешчәннәре дәртле биюләр, моңлы көйләр, нәфис сүзләр белән бәйрәмебезне тагын да ямьләндерделәр. Өлкәннәребезнең үзләренә дә сүз бирелде: Ягудина Хәлимә апа үзе иҗат иткән шигырен укып китте, Аскарова Фәния апа матур җырларын бүләк итте. Өлкәннәребез кайнар чәйләрдән, тәмле сүзләрдән сыйланып үзләренең яшьлекләрен, авылдашларын барладылар, хатирәләрен яңарттылар. Бер - берсе белән күрешеп, очрашып ял итәргә мөмкинлек тудырганнары өчен оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Өлкәннәребезгә үзләренең яшьлекләрен искә төшереп, кичәбез татарча күмәк бию белән тәмамланды.