Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Курчаклар дөньясы"

"Ак калфак " хатын - кызлар оешмасының “Курчаклар дөньясы” исеме астында чираттагы очрашуы булып узды. Бу чарабыз төрле чордагы курчакларга һәм аларның тарихына багышланды. Татар милли курчаклары - татар халкының бизәкләрен, матурлыгын, колоритын саклаучы кечкенә генә символ булып тора. Тормышта курчаклар тәрбияви, эстетик, матурлык чарасы буларак кулланыла.  Курчакларны элек энә кулланмыйча гына ясаганнар. "Ак калфак" хатын - кызлар оешмасының “Курчаклар дөньясы” дип исемләнгән очрашуына авылдашыбыз Давлетшина Сәрия апа килене Ләйсәннең үз куллары белән теккән курчакларын алып килгән иде. Сәрия апа килененең  курчакларны ничек итеп эшләве турында сөйләп үтте. Ләйсәннең курчакларына сокланып туя алмадык. Бу безгә, авылдашларына,  яшь киленнең шундый матур итеп курчаклар эшләве турында белү  яңа ачыш булды. Афәрин, Ләйсән! Тагын да иҗади уңышлар сиңа, кулларыңнан куан! Арча сәнгать мәктәбе филиалы түгәрәкләренә йөрүче балалар безнең чараны матур биюләре, курай моңнары белән тагын да ямьләндерделәр. Ахырдан без  мунчаладан һәм төрле тукымалардан курчак ясау мастер - классы үткәрдек.