Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Хуш киләсең, Яңа ел!"

Ел саен, күркәм традиция буенча, Яңа ел алдыннан, Иске Айван авылы мәдәният йортында искиткеч "Балмаскарад" бәйрәме үткәрелә. Яңа елны авылдашлар һәм кунаклар белән каршы алу һәрвакыт күңелле һәм кызыклы үтә. Бәйрәмебез кунаклары Кыш бабай, Кар кызы һәм ел символы - күсе барысын да үзләренең чыгышлары белән шатландырдылар.  Бәйрәмгә килгән барлык кешеләр дә читтә калмады,  барысы да биеделәр,җырладылар һәм төрле кызыклы уеннарда катнаштылар. Бәйрәмебезнең барлык кунаклары да бик канәгать калдылар һәм бу бәйрәмнән зур энергия алдылар.