"Пусти добро по кругу"
Арчаның 7нче номерлы урта мәктәбенең 2а сыйныф укучылары белән инвалидлар декадасына багышланган "Пусти добро по кругу" дип исемләнгән мәгълүмати - танып - белү сәгате үтте. Чара барышында балаларга Халыкара инвалидлар көне һәм декадасы турында аңлатылды, физик мөмкинлекләре чикләнгән, төрле өлкәләрдә бик талантлы һәм бөек кешеләр булган шәхесләр турында сөйләнде. Валентин Катаевның "Цветик - семицветик"әкиятен укыдык һәм фикер алыштык. Әкиятне тыңлаганда балалар "Цветик - семицветик" рәсемен буядылар һәм чәчәкнең һәрбер таҗында үзләренең изге теләкләрен яздылар.