Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Раскрой свой мир, ты не один"

Моннан унҗиде ел элек БМО Генераль Ассамблеясы карары белән 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Безнең республикада ел саен 1-10 декабрьдә шәһәр һәм районнарда шәфкатьлелек акцияләре үткәрү традициягә әйләнде. Бу бәйрәм түгел, ә  физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең безгә яшәешен хәтерләтүче үзенчәлекле билге һәм бу кешеләр безнең ярдәмгә, яклауга, ихтирамга, игелеккә мохтаҗ. 3 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында Иске Айван авылы китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә авылыбызның физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләренең өйләренә барып хәлләрен белеште.  Мондый эш формасы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә аралашу һәм уку аша социаль элемтәләрне сакларга ярдәм итә.