Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Конвенция о правах ребёнка"

Арчаның 7нче номерлы урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары белән Бөтендөнья бала хокуклары көненә багышланган «Конвенция о правах ребёнка"дип исемләнгән мәгълүмати – танып - белү сәгате үтте. Укучылар белән презентация карадык һәм хокуклар турында әңгәмә кордык. Конвенциядәге статьяларда кешенең  хокуклары гына түгел, бурычлары да булуы турында әйтелгән. Нәрсә ул бурыч, укучыларның вазифалары нинди? Менә шушы сорауларны балалар белән бергәләп чиштек. Шулай ук мәктәп уставы белән таныштык. "Разрешается - запрещается", "Правовой сундучок" уеннары уйнадык, балалар хокуклары турында әкиятләр буенча викторина үткәрдек. Чара ахырында, бала хокуклары турында сәяхәт аларның хәтерендә саклансын өчен, балаларга аның символын: елмаюлы, ягымлы кояшны ясарга тәкъдим иттем. Һәрвакыт кешеләр иң яхшы һәм игелекле эшләрне кояш белән  чагыштырдылар.