Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"История театра в России"

Мәдәният җәмгыять тормышында мөһим роль уйный, чөнки максатлар, карашлар, идеаллар формалаштырыла, кешенең рухи йөзен сакларга, сайларга, карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә. Мәдәният кеше ихтыяҗларының берсен тормышка ашыра - матурлыкка, кешелеклелек байлыкларына тарта. Театр эшчәнлеге исә гүзәллеккә якынлашырга мөмкинлек бирә, кешенең җанын дәвалый. 2019 ел Россия театрына багышланган. Шул уңайдан Арчаның 7нче номерлы урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән "Укучының мәдәни нормативы" бөтенроссия проектын тормышка ашыру кысаларында, яшьләрне театр сәнгатенә җәлеп итү максатыннан, "История театра в России" дип исемләнгән мәгълүмати – танып - белү сәгате үткәрелде. Укучылар белән Россиядә театр тарихы турында сөйләштек.