Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Сак һәм уяу булыйк - терроризм"

4 сентябрь көнне Иске Айван авылы китапханәсендә терроризмга каршы бердәмлек көне уңаеннан "Сак һәм уяу булыйк - терроризм"дип исемләнгән мәгълүмати – танып - белү сәгате үткәрелде. Әлеге чараның максаты: балаларда гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлату һәм белемнәрен формалаштыру. Гадәттән тыш очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү. Терроризм актлары турында сөйләдек, укучылар Бесландагы терракт турында ачыктан - ачык таныштылар. Ничек итеп терракт корбаны булмаска, шикле предметны ачыклаганда нишләргә кирәклеге турында аңлатылды. Китапханәче экстремистик материалларның федераль исемлеге белән таныштырып үтте. Бу чара балалар өчен тирән тәрбияви әһәмияткә ия булды.