Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Сагындым авылымны"

Иске Айван авылының мәдәният йорты бакчасында  "Сагындым авылымны" дип исемләнгән әдәби - тематик кичә үткәрелде. Кичәгә Иске Айван авылында туып - үскән, бүгенге көндә авылда һәм башка төбәкләрдә яшәүче авылдашларыбыз җыелды. Очрашуга авылыбызның абруйлы өлкәннәре дә килгән иде. Әнә шулай авылдашларыбыз, күп еллардан соң бер - берсе белән очрашып, сөйләшеп, балачак һәм яшүсмер елларын искә төшерделәр. Кичә матур җырлар, дәртле биюләр һәм шигырьләр уку белән үрелеп барды. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Бу чара, катнашучыларның һәркайсы өчен бик тә тәэсирле очрашу булды. Барысы да мондый чараны оештырганыбыз өчен, җылы очрашу һәм аралашу өчен рәхмәтле булды.