Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Аклармын да, саклармын да, нәселем шәҗәрәсен"

Иске Айван авылы мәдәният йортында, "Ак калфак" хатын - кызлар оешмасы җитәкчелегендә, Халыкара гаилә көненә багышланган "Аклармын да, саклармын да, нәселем шәҗәрәсен" дип исемләнгән бик күркәм чара булып узды. Очрашуның максаты: нәсел агачын барлау, гаилә традицияләрен, буыннар бәйләнешен саклап калу. Очрашуга  Иске Айван авылының бик күркәм гаилә  килене, район конкурсларында дәрәҗәле исемнәргә лаек булган Хаҗиева Светлана Фәрит кызын кунак итеп чакырдык. Ул барлык катнашучыларны  район конкурсына тәкъдим иткән үзенең нәсел агачы белән таныштырды,  гаилә шәҗәрәсен барлау серләре белән  уртаклашты.