Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Балаларга сугыш турында укыйбыз"

 

Гадәттәгечә, Иске Айван авылы китапханәсе 1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган, "Балаларга сугыш турында укыйбыз" дигән Халыкара акциядә һәр елны катнашып килә. Акциянең оештыручысы - Самара өлкәсе балалар китапханәсе. Әлеге акциянең төп максаты: балалар һәм яшүсмерләрдә Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре мисалында патриотик хисләр тәрбияләү. "Балаларга сугыш турында укыйбыз" акциясенең әһәмияте сугыш елларына чумарга, совет халкының батырлыгы, ныклыгы һәм фидакарьлеге белән безнең Ватаныбызның коткарылуын аңларга мөмкинлек бирә. Бу акция, китап аша геройларча үткәне турында буыннар хәтерен саклап калуга юнәлдерелгән мөһим чараларның берсе.