Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Шигырь уты безнең йөрәкләрдә"

10 апрель көнне Арча үзәк китапханәсендә "Шигырь уты безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән шигырь бәйрәме узды. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган әлеге матур бәйрәмдә шәһәребезнең балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрдән башлап өлкән яшьтәге шигърияткә гашыйк кешеләр катнашты. Чараның максаты: халыкны әдәбиятка якынайту, туган телебезгә хөрмәт тәрбияләү һәм китап укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү. Бәйгедә катнашучылар  яшь үзенчәлекләренә карап өч төркемгә бүленде. Чыгыш ясаучыларның барысы да бәйгегә бик ныклап, чын күңелдән әзерләнеп килгәннәр иде. Бу шигырь бәйрәмендә Иске Айван авылы китапханәсе исеменнән чыгыш ясаучылар да бар иде:
1) Җәләев Камил Илфат улы, Фирүзә Хафизованың "Мин бит татар малае" шигыре белән (4-7 яшьлекләр);
2) Харисова Асилә Ренат кызы, Арчаның җиденче номерлы гомуми белем бирү мәктәбенең 1а сыйныф укучысы,
    Роберт Миңнуллинның "Мин көчек күрдем" шигыре белән (8-14 яшьлекләр );
3) Әхмәтшина Иделия Фидаил кызы, Арчаның җиденче номерлы гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы
    Кадрия Гатинаның "Авылым таңы" шигыре белән (8-14 яшьлекләр );
4) Минәшәева Эльза Фәиз кызы, Арчаның җиденче номерлы гомуми белем бирү  мәктәбенең 7 сыйныф укучысы,
    Мостай Кәримнең "Нәкый Исәнбәткә" шигыре белән (8-14 яшьлекләр );
5) Шәмсетдинова Лилия Илдус кызы, Арчаның җиденче номерлы гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм
    әдәбияты укытучысы Эльмира Шәрифуллинаның "Мәхәббәт иле" шигыре белән (31-55 яшьлекләр ) шигырьләрен
    тәкъдим иттеләр.
Катнашучыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
Безнең катнашучылар арасында шигырь укучылар бәйгесендә район күләмендә финалга узган җиңүчебез, Арчаның җиденче номерлы гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Минашаева Эльза Фәиз кызы 2 урынны яулады. Чын күңелдән котлыйбыз! Сиңа укуыңда һәм алдагы тормышыңда зур уңышлар телибез! Афәрин!!!