"Шигъри тәлгәшләр"
Иске Айван авылы китапханәсендә Бөтендөнья шигърият көненә багышланган "Шигъри тәлгәшләр" дип исемләнгән шигъри сеанс үткәрелде. Әлеге чарада авыл яшьләре катнаштылар. Юбиляр язучылар: шагыйрә Нәҗибә Сафина, шагыйрь һәм журналист Дамир Гарифуллинның иҗаты белән таныштык.