Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Ягез әле, әбекәйләр!"

7 март көнне Иске Айван авылы китапханәсендә "Ныклы гаилә" проекты кысаларында, Арча сәнгать мәктәбе филиалы белән берлектә  Халыкара хатын - кызлар көненә багышланган "Ягез әле, әбекәйләр!” дип исемләнгән бәйге үтте.  Әлеге чарага укучыларның әбиләре чакырылган иде. Бу көннең төп максаты: әбиләргә карата кайгыртучан һәм сакчыл караш, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф - гадәтләрен тарату. Чара китапханәченең Халыкара хатын - кызлар көне барлыкка килү тарихы турындагы кереш сүзләреннән һәм безнең кунаклар адресына котлау сүзләреннән башланды. Бәйге барышында балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр, әбиләре белән мавыктыргыч уеннар уйнадылар. Әбиләре турында яратып сөйләделәр. Әбиләр төрле викториналарда һәм уеннарда катнаштылар.
- Бу минем әбием ( оныклары үз әбиләре белән таныштырырга тиеш);
- Бала баласы балдан татлы (оныгыгызны нинди ягымлы сүзләр белән атыйсыз?);
- Иң зирәк әби (табышмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәр әйтергә);
 - Без талантлар эзлибез (җыр, бию, шигырьләр);
- Әлли-бәлли итәр бу (бишек җыры башкару);
- Минем әбием иң заманча ( оныклары әбиләрен заманча мода буенча киендерергә тиеш) һ. б.
Бәйрәм барысына да бик күп эмоцияләр һәм тәэсирләр бирде.