Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Иң яхшы китаплар сезгә, балалар!"

1996 елда Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан балалар әдәбияты өлкәсендә иң күренекле язучыларны бүләкләү өчен Абдулла Алиш исемендәге премия булдырыла. Бөтендөнья кычкырып уку көне уңаеннан республикада "Иң яхшыларын укырга вакыт: А. Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз"акциясе игълан ителде. Шул уңайдан Арчаның  9 нчы номерлы "Шатлык" балалар бакчасында һәм Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә кычкырып уку  көне үткәрелде. Китапханәче язучы А. Алишның тормышы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирде һәм китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Балалар бакчасында китапханәче һәм тәрбияче төрле лауреат язучыларның әсәрләрен  укыдылар. Балалар бакчасында кайбер балалар иҗекләп укый беләләр һәм аларның кайберләре бик тырышып, күңелле шигырьләр укырга тырыштылар. Мәктәптә һәр укучы үзләре әсәрне укыдылар.  Ахырда, без кычкырып уку өчен сайлап алган авторларның әсәрләре балалар психологиясен ачып бирә, дигән нәтиҗә ясадык. Акциядә катнашучыларның барысы да тылсымлы, күңелле әсәрләр укудан чын ләззәт алдылар. А. Алиш премиясе лауреатлары иҗаты белән танышу Һичшиксез, балалар һәм яшүсмерләр уку даирәсенә керергә тиеш.