"Май чабу" бәйрәме
Иске Айван мәдәни - спорт үзәгендә Арча сәнгать мәктәбенең филиалы белән берлектә "Май чабу" бәйрәме үткәрелде. "Май чабу" бәйрәме безгә элек - электән килгән, бу кышны озату һәм язны каршы алу бәйрәме. Ә нинди "Май чабу" бәйрәме була инде ул күңел ачуларсыз һәм уеннардан башка? Күңелле мәзәкләр, уеннар, кайнар чәй белән коймактан авыз итеп һәркем күңел ачты. Барыгызны да яз бәйрәме белән котлыйбыз!