Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Без киләчәк Ватан сакчылары"

23 февральдә Россиядә Ватанны саклаучылар көне, батырлык, каһарманлык һәм халкыбызның патриотизмы көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан Арчаның 7 нче номерлы мәктәбенең озайтылган көн группасына йөрүче балалар  белән саф һавада "Зарница" исемле конкурс - уен үткәрдек. Уеннар барышында укучылар армиянең нәрсә икәнен, элек ничек хезмәт иткәннәр һәм хәзер ничек хезмәт итүләре турында һәм башка бик күп нәрсәләрне белделәр. Бу чараның төп максаты - патриотик тәрбия һәм гражданлык традицияләрен яңарту.