Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Туган телем, шикәрдән дә татлы телем"

Кече яшьтән өйрәнгән туган тел кешенең йөрәгендә шигърият кенә түгел, ә күңелендә милли горурлык хисе дә тудыра. Туган телебезгә, башка телләргә сакчыл мөнәсәбәт, туган телебез өчен горурлык, ата - бабаларыбызга, халкыбызга, мәдәнияткә һәм гореф - гадәтләргә карата хөрмәт тәрбияләү, телне саклау - безнең бурычыбыз. 21 февраль көнне Иске Айван авылы китапханәсендә Арча сәнгать мәктәбенең филиалы белән берлектә туган тел көненә багышланган фольклор кичәсе үткәрелде. Чара туган тел турында бик җылы сүзләр белән башланып китте. Балалар, китапханәченең телнең рухи хәзинәсе булуы турында сөйләвен кызыксынып тыңладылар .Чара барышында без татар теле турында сөйләштек, килеп чыгу тарихын искә төшердек, шигырьләр сөйләп, туган телгә карата хөрмәтебезне белдердек. Кичә бик кызыклы һәм файдалы узды. Татар халык иҗатын искә алып, "Ак калач", "Йөзек салыш" һәм башка җыр - биюләр белән фольклор уеннар уйнадык. Балаларга татар халык уеннары бик ошый, чөнки татар халкының күңелле һәм кызыклы уеннары бик күп.