Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Туган тел көне"

Туган тел! Барыбыз  өчен дә кадерле. Без дөньяны танырга, матурлыкны аңларга, Ватаныбызны яратырга туган тел аша  өйрәнәбез. Һәр халыкның үз теле. 21 -  февраль Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан, балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Арчаның 7 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар белән якташларыбыз, башкаладан килгән мәртәбәле кунаклар, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күп санлы китаплар авторы, фәннәр докторы, Х.Такташ исемендәге премия лауреаты Рифат Җамал, "Сөембикә" журналының бүлек мөдире, "Безнең гәҗит" газетасының хатлар бүлеге мөдире Гәрәева Лилия Фирдәвес кызы белән җылы очрашу булды. Чара барышында балалар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм биеделәр. Кунаклар укучыларыбызның чыгышларын бик җылы кабул иттеләр,  туган телне сакларга, балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшырырга өндәделәр, аның кыйммәтен ассызыкладылар. Шулай ук безне "Сөембикә"журналы эше һәм иҗаты белән таныштырдылар. Бу очрашу һәркемнең күңелендә якты хәтер кебек сакланачак.