Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"30 лет подвигу, 30 лет памяти" - Республика конкурсы

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты, Республика балалар китапханәсе ,белән берлектә, балаларны "30 лет подвигу, 30 лет памяти"республика конкурсында катнашырга чакырдылар. Безнең китапханә дә бу конкурста катнашты. Арчаның 7нче номерлы урта мәктәбенең 7 сыйныф укучыcы Салихова Таңсылу һәм 8 сыйныф укучысы Сафиуллина Әдилә безнең авыл җирлегендә яшәүче ветераннарның Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәү турында инша яздылар. Балалар Республика балалар иҗаты конкурсында катнашканнары өчен сертификатлар белән бүләкләнделәр.