Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Энҗе калфак, чиккән кулъяулыкны, саклап калыр бары уяулык"

9 февраль көнне Иске Айван авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, авылыбызның  "Ак калфак" татар хатын - кызлары иҗтимагый оешмасының "Энҗе калфак, чиккән кулъяулыкны, саклап калыр бары уяулык" дип исемләнгән чарасы булып узды. Чарага  Арчаның 7 номерлы урта мәктәбенең хезмәт укытучысы Зыятдинова Альбина Альберт кызы һәм 6 сыйныф укучылары чакырылган иде. Иң элек мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Минәшәева Рәмзия Рәхимҗан кызы чигү тарихы турында сөйләде. Китапханәче Шәмсетдинова Гөлнар Нурулла кызы "Ак калфак - пакъ хисләр" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, "Сөембикә" журналында басылган "Ак калфак" татар хатын - кызларының иҗтимагый оешмасы эше белән таныштырды. Шулай ук китапханә алдыра торган "Тылсымлы куллар" журналы белән таныштырды. Бу журналда "Серләр сандыгы" дигән бик файдалы сәхифә бар, анда укучыларны татар халкының гореф - гадәтләре белән таныштыралар. Шулай ук бу журналда "Тылсымлы остаханә" рубрикасы урын алган, бу сәхифәдә татар халкының гореф - гадәтләре белән бәйле балаларны чигү, тегү буенча төрле мастер - классларга өйрәтәләр. Чарада без барыбыз да кулъяулык чигәргә өйрәндек. Чигү һәм чигү ысулларын безгә  хезмәт укытучысы Зыятдинова Альбина Альберт кызы күрсәтте. Китапханәнең актив укучысы Дәүләтшина Сәрия апа үзенең  чиккән кул эшләре белән таныштырды. Балалар - безнең киләчәгебез. Алар татар халкының гореф - гадәтләреннән үрнәк алалар.