Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Книга твой друг - береги её"

Иске Айван авылы китапханәсендә, китап белән сакчыл эш итү турында мәкальләр һәм табышмаклар бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә Арчаның 7нче номерлы урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары катнашты.
"Хорошая книга - точно беседа с умным человеком" (Лев Николаевич Толстой.)
Без, укучылар белән очрашуыбызның китабын яздык һәм укыдык. Китабыбызның беренче битен "Халык зирәклеге" дип атадык,  балалар белән китап һәм уку турында мәкальләр һәм табышмаклар әйтештек. Китапның икенче битен "Библиотечная"дип атадык. С. Михалковның "Дом книг", Т. Блажнованың "Дорога в библиотеку", Настя Валуеваның "Книжная страна", Б. Черкасовның "Храм книг", В. Степановның "Библиотекарь", Т. Гусарованың "Вовка - книгочей" һ. б. С.Ильинның "Две книжки" әсәрен рольләргә бүленеп укыдык. Китапның өченче битен "Китап синең дустың - сакла аны" дип атадык,  китапханәче китап белән сакчыл эш итү кагыйдәләре турында сөйләде. Китабыбызның соңгы бите "Яшә китап" дип аталды,  укучылар тузган китапларны дәваладылар. 9 китап ремонтланды.