Старо-Айванская сельская библиотека - филиал № 34

"Хикмәтле дә, серле дә театр!"

Иске Айван авылы китапханәсендә яшьләр белән "Хикмәтле дә, серле дә театр!" дип исемләнгән Бөтенроссия "Сәнгать төне" акциясе узды. Авылыбыз яшьләре театр сәнгатенә багышланган күренекле язучыларыбызның шигырьләрен сәнгатле итеп укыдылар. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, соңыннан фикер алыштык.