Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

Китапханә тарихы

Сугыш арты елларында Урта Сәрдә авылында халыкның аң-белемен күтәрү максатыннан авылда уку йорты ачу проблемасы килеп баса. Моның өчен клуб каршында кысан гына бүлмә дә бирәләр. Анда шушы авылда туып үскән Миңлегөл апа Ишмуратова эшли башлый. Халыкны уку йортына тарту максатыннан йортларга обходлар ясый. Яңа алган китапларны кычкырып укулар оештыра. Кыр станнарына, ындыр табагына, фермаларга агитатор булып йөри. Ул үз эшен яратып, намус белән 1955 елга кадәр башкара.

1955 нче елның октябрь аеннан китапханәдә Хәмидуллина Наилә апа эшли башлый. Ул эшли башлагач уку йорты клубтан аерылып, кечкенә генә бинага күчә. Ул вакытта фондта китаплар бик аз була. Наилә апа фондны баету өстендә эшли башлый. Биб. коллектор аша һәм авыл Советыннан акча күчерү юлы белән китап фондын туплый. Стеллажлар ясатып, китапларны алфавит тәртибендә урнаштыра. Китапханәгә бик аз санда гына газета-журналлар килә башлый. Әледән - әле күңелле кичәләр, мавыктыргыч конференцияләр үткәрәлә башлый. Уздырылган   кичәләрдә  халык  бик  теләп   катнаша. Наилә апа 1957 нче елның апреленә кадәр китапханәче хезмәтен намус белән башкара.

1957 нче елның апреленнән китапханәне Сәләхова Хәния кабул итеп ала. Хәния апа 3 ел эшләү дәверендә китап укучыларның белемгә булган омтылышларын үстерүдә ярдәм итә. Илдә, көндә булган яңалыклар белән халыкны вакытында таныштыра. Ул вакытта булган яшьләр оешмасы комсомоллар һәм партия членнары белән ныклы эш алып бара. Бу вакытта китап фонды да шактый үсә. Фондны саклау максатыннан балалар белән китапны саклап тоту, вакытында китапханәгә китерү турында әңгәмәләр үткәрә.

1960 нчы елның август ахырыннан китапханәне Әлфия Рәхимова кабул итеп ала. Әлфия апа Чистай районыннан Алабуга Культура училищесын тәмамлап килә. Әлфия апа колхозда эшләүче механизаторларны, терлекчеләрне, укучыларны китапханәгә күбрәк тартуны максат итеп куя. Һәрбер бүлек буенча күргәзмәләр оештырырга тырыша. Татар язучыларының туган көннәре билгеләп үтелә һәм аларның яңа әсәрләренә конференцияләр уздырыла. Мәктәп балаларына һөнәр сайларга ярдәм итү максатыннан укытучылар белән берлектә төрле һөнәр ияләре белән очрашулар оештырыла. Укучыларның сорауларын канәгатьләндерү өчен ул китапларны башка филиаллардан да алып кайта. Әлфия апаның сөйләве буенча, ул елларда китапханә һәм клуб гөрләп торган. Балалар да, яшьләр дә, хәтта олы яшьтәге кешеләр дә китапханәгә бик теләп йөргәннәр, үткәрелгән кичәләрдә бик шатланып катнашканнар. Менә шулай үз хезмәтеннән тәм табып, Әлфия апа китапханәдә 1966 нчы елның көзенә кадәр эшли.

1966 нчы елның көзеннән Казан мәдәният институтын тәмамлап кайткан яшь белгеч Фатыйма  Хәбибуллина эшли башлый. Ул үз эшенең бөтен нечкәлекләрен белеп, җиренә җиткереп башкара. Фатыйма апа гел халык арасында була, төрле әңгәмәләр, күзәтүләр, кичәләр үткәрә, мәктәп белән элемтәсе бик нык була. Ул китапханәдә китап биреп кенә утырмый, ындыр табакларында, кыр станнарында агитатор булып, концертлар куеп йөри. Фатыйма апаның ул вакыттагы үткәрелгән кичәләре, спектакльләре турында әле дә искә алып сөйлиләр. Ул үзенең кыска гына эш дәверендә халык арасында ихтирам казана.

1969 елның февраль аеннан китапханәне Фатыйма ападан Гиниятуллина Наҗия апа кабул итеп ала.

Китапханә бик кечкенә бүлмәдә урнаша. Шулай булса да, Наҗия апа бар-лык көчен китап укучылар саны арттыру өстендә эшли. Өйгә китап илтеп бирүләр оештыра. Китапханә бинасы кечкенә булганлыктан масса чаралары күбрәк клуб белән берлектә алып барыла. Һәм шулай итеп, Наҗия апа 1973 елның мартына кадәр эшли, китап укучыларының белемгә булган омтылышларын үстерүдә зур өлеш кертә.

1973  елның мартыннан 1973 елның декабренә кадәр вакытлыча гына китапханәне Шәйхиев Фәрит кабул итеп ала.

1974    елдан   китапханәдә   мөдир   булып   Хадиева Нурания апа эшли башлый. Аңарчы да Нурания апа җаваплы вазифаларны башкара.

Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап агроном булып эшли, Урта Аты авыл Советында авыл Советы рәисе дә булып эшли. Нурания апа эшли башлаганда китаплар саны 15 меңгә җитә.

Кысан бүлмәдә китапларны урнаштырырга бик кыен була. Нурания  апа  беренче эш  итеп   иркен, заманча китапханә бинасы булдыруны максат итеп куя,

1975   елда  үзәкләштерелгән  китапханәләрр  системасы кертелә. 1976 елда Нурания апа теләгенә ирешә. Элек мәктәп булган бинаны китапханә бинасы итеп ачалар. Нурания апа үзе йөреп Казаннан заманча стеллажлар, өстәлләр, урындыклар алып кайта һәм ул китапханәне халык     теләп     йөри     торган     мәдәният     учагына әверелдерә.      Ул     эшләгән     чорда      китапханәгә укучыларны тарту, китап укылыш югары күрсәткечләрдә була.

Китапханә өч авылга: Сәрдә, Клачы һәм Әрнәш авылларына хезмәт күрсәтә. Шулай ук фермада, техника паркында, фабрикада китап бирү пунктлары оештырыла. Нурания апа бигрәк тә механизаторларны, терлекчеләрне, авыл хуҗалыгы белгечләрен китапханәгә 100% тартуны максат итеп куя. Моның өчен эш урыннарында әңгәмәләр ясый. Инвалидларга нәм өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә барып китап бирүне оештыра. Нурания апа бу вазифада 13 ел эшли һәм 1987 елда пенсиягә чыга. 1987 елда китапханәне Ишморатова Әнисә кабул итә. Декрет яллары вакытында 1992 елдан 1997 елга кадәр Кәримова Айсылу һәм Вәлиуллина Рәзинә эшли.

Хәзерге вакытта Ишморатова Әнисә эшен дәвам итә.