Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Тукай әкиятләре илендә"

     25 нче апрель көнне "Тукай әкиятләре илендә" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде.Ул шагыйрьнең тормыш юлын сөйләү белән бергә, театр елы буларак, Тукаебыз әсәрләрен театральләштерү белән үрелеп барды. Су анасы,Шүрәле,Былтыр һәм Акбай бәйрәмебезнең кунаклары булдылар."Син Тукайны беләсеңме?"исеме белән әдәби викторина үткәрелде.Балалар бөек шагыйребезнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.Бәйрәм ахырында шагыйрьнең әкиятләренә нигезләнеп төшерелгән мультфильмнар карадык.