Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Әтиләрсез үскән буыннан без,әтиләрсез туңган буыннан"

  7 май көнне һәйкәл янында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.Бәйрәмгә тыл ветераннары һәм сугыш елы балалары чакырулы иде.Балалар һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бәйрәм чарасы кунакларга тәкъдим ителде.Сугыш кырында ятып калган авылдашларыбыз хөрмәтенә венок салынды.Кунакларыбызны котларга авыл җирлеге башлыгы Резедә Хатыйп кызы һәм Нәкыйф хәзрәт килгән иде.