Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"И туган җир,син тудырган бер нарасый балаң бит мин"

 

               Урта Сәрдә авыл китапханәсенә авылдашыбыз шагыйрь Ринат ага Рәхимовның тууына 80 ел тулуга багышланган ”И туган җир, син тудырган бер нарасый балаң бит мин” дип исемләнгән искә алу кичәсенә укучылар һәм Ринат абыйның иҗатын яратучылар, хөрмәт итүчеләр җыйналды. Бәйрәм шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган китап күргәзмәсе белән танышудан башланып китте. Балалар һәм шигърият сөюче өлкәннәребез авторның шигырьләрен горурлык хисе белән укыдылар. Күршеләре Вәлиуллин Нәкыйф абый, Фаттахова Зөлфирә, Хөсәинова Надия, Мөхәмәтҗанова Гөлбикә апалар истәлекләре белән уртаклаштылар. Китапханәче тарафыннан эшләнгән электрон презентация һәм буктрейлерны да тамашачы яратып кабул итте.