Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Иң яхшыларын укырга вакыт:А.Алиш премиясе лауреатларын укыйбыз"

    6 нчы март көнне Урта Сәрдә китапханәсе:Иң яхшыларын укырга вакыт:А.Алиш премиясе лауреатларын укыйбыз" дип исемләнгән акциядә катнашты. 

      Чара А.Алишның тормыш юлын һәм иҗатын искә алу белән башланып китте.Аннары язучының әкиятләре буенча әзерләнгән викторина сорауларына җаваплар эзләдек.Балалар А.Алиш премиясе лауреатлары турында кыскача мәгълүмат тупладылар һәм беренче булып шушы премиягә лаек булган автор Ш.Галиевның:Көләч көзге”китабына күзәтү ясадык һәм шигырьләрен кычкырып укыдык.Чара ахырында балалар үз теләкләре белән А.Алишның “Сертотмас үрдәк”китабында урын алган”Әни ялга киткәч...”,”Минем әни”,Утлы йомырка” хикәяләрен кычкырып укыдылар.

     Акциягә әзерлек чорында А.Алиш премиясенә ия булган язучыларның әсәрләреннән “Иң яхшысын укырга вакыт”дип исемләнгән күргәзмәсе куелды.