Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Тапкырҗан агайда кунакта"

    31 нче гыйнвар көнне китапханәдә "Тапкырҗан агайда кунакта"дип исемләнгән табышмак кичәсе үткәрелде. 

   Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар зиһенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау – фикерләүне тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. “Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак” дигән әйтем әнә шуңа ишарә. Табышмаклар мең елдан, кайберләре, бәлки, аннан да элегрәктән калып саклана. Алар татар халык авыз иҗаты әсәрләре һәм фольклорыбызның үзенчәлекле бер төре.

    Балаларның зиһеннәрен баету максатыннан үткәрелгән табышмак кичәсе аларга бик күңелле узды..Балалар  рәхәтләнеп ял иттеләр.Соңынан "Салават күпере"җурналында чыккан ребусларны,кроссвордларны чиштек.