Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Ут дошманга әйләнмәсен"

     11 нче декабрь көнне китапханәдә "Ут дошманга әйләнмәсен"дигән исем астында мәгълүмат сәгате узды.Балалар белән куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштык,янгын чыккан очракта үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен ныгыттык,шулай ук ут чыгу куркынычы булган әйберләр белән сак булырга кирәклеге аңлатылды.

    Дәрес ахырында шушы чарага дип эшләнелгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.Л.Толстойның "Пожарные собаки"хикәясен,К,Чуковскийның "Путаница" шигырен кычкырып укыдык һәм шул әсәрләр буенча фикер алыштык.