Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Һәр агачның үз җимеше"

     Наласа мәдәният йортында хезмәттәшебез Гөлчирә Нәҗметдинованың "Кәнфит тавы" исемле шигырьләр китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Ул көнне Гөлчирә ханым чәчәкләргә күмелде. Аны котларга дуслары, хезмәттәшләре, туганнары килгән иде. Автор тамашачыларны үзенең иҗаты белән, таныштырды китап чыгу тарихын сөйләде. Мәктәп балалары шушы китапка кергән шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләделәр.