Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Балачак илендә"

    20 нче ноябрь көнне балаларның яраткан шагыйре Ш.Галиевның тууына 90 ел тулу уңаеннан балалар иртәсе үткәрелде. Китапханәче балаларны шагыйрьнең иҗаты белән таныштырды, тормышындагы кызыклы вакыйгалар турында сәйләде. Авторның кызыклы һәм мавыктыргыч шигырьләрен кычкырып уку оештырылды. Балаларга бигрәк тә Шәвәли турындагы шигырьләр кызыклы булды.