Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Ватан тарихы авылдан башлана"

2 нче ноябрь көнне “Ватан тарихы авылдан башлана” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте. Кеше кайда гына яшәмәсен, хезмәтендә нинди генә биеклекләргә ирешмәсен, аның күңелен һәрчак җылытып торучы бер изге урын бар. Ул – туган җир, кече Ватан! Тарихны кешеләр иҗат итә. Шул исәптән авыллар тарихын да. Өлкән буын – тарихның нигез ташын салган кешеләр, урта буын аларның эшен бүгенге яшьләр белән бәйли. Җирнең яшь хуҗалары – өлкәннәр эстафетасын кабул итүчеләр. Шуңа да авыл тарихын барлауны үзебезнең олы бурычыбыз буларак аңлап, балалар белән мүгълүмат сәгате үткәрдек.