Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Шигъри тәлгәшләр"

15 нче октябрь  - Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан “Шигъри тәлгәшләр” дип исемләнгән шигырь бәйрәме уздырылды. Шигырь ул – тылсым. Шигырь - күкләр догасы. Шулайдыр, шулай булмаса, бөтереп алып кереп китә алмас иде, әле алай гына да түгел, бер шигырь укып канатланып яшәүчеләр дә, әнә шул шигърият белән җанына дәва алучылар да бар. Шигырь бәйрәменә килүче авылдашларыбыз да шигъри җанлы кешеләр иде. Алар бу бәйрәмдә бик теләп катнаштылар һәм үзләренең күңелләрен кузгаткан шигырьләрне безгә дә җиткерделәр.