Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Нәни дусларым! Яңа китаплар сезне көтә".

      Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә.

     Китапханә мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балалар өчен, шулай ук аларның әти-әниләре яратып укырлык татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән күп исемдәге матур әдәбият белән баетылды. Китапларны тәкъдим итү йөзенән укучыларга шигырьләр, өзекләр укылды. Һәркемне кызыксындырырлык мавыктыргыч кызыклы урыннарга тукталып укучыда китапны алып уку теләген уятырга тырыштык. Тырышлыгыбыз бушка узмады, балалар өйдә укырга узләренә китаплар сайладылар.