Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

“Үз хокукларыңны беләсеңме?”

     Һәр сабыйга үз хокукларын белү кирәк. Бала аларны укып кына түгел, ә гамәлдә тормышта да  кулланырга өйрәнсә, тагын да яхшырак. Ник дигәндә, күп кенә балалар, шулай ук аларның әти-әниләре дә сабыйлар хокуклары турында бик аз белә. Шул уңайдан китапханәдә түгәрәк өстәл артында “Үз хокукларыңны беләсеңме?” дигән темага сөйләшү булды.  Иң элек алар үз хокуклары турындагы БМО конвенциясе белән танышты, “Бала хокуклары” темасына багышланган кечкенә китап күргәзмәсен карады. Чараны дәвам итеп, уен-викторинаны үз эченэ алган  презентация карады, китапханәченең  күп санлы сорауларына җавап биреп, алар үз хокукларын ни дәрәҗәдә белгәнлекләрен күрсәтте.