Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Алиш - әкиятче дә,батыр да"

    15 сентябрь көнне "Алиш - әкиятче дә,батыр да "дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.Бәйрәм барышында балалар авторның тормыш юлы,иҗаты белән таныштылар.Аннары "Сертотмас үрдәк" әкиятен  кычкырып укуны оештырдык.Кичәнең икенче өлешендә язучының иҗаты һәм тормыш юлы буенча әзерләнгән викторина сорауларына җаваплар эзләдек.Бәйрәм язучының әкиятләре буенча эшләнгән мультфильм карау белән тәмамланды.