Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

1сентябрь - Белем көне.

  1нче сентябрь - Белем көне.Бу көн - тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаучылар өчен дә,кабаттан парта артына әйләнеп кайтучылар,укытучылар,башка уку йортлары өчен дә зур бәйрәм .Без,китапханәчеләр дә,бу бәйрәмдә бик теләп катнашабыз,чөнки мәктәп укучылары безнең актив китап укучылырыбыз.

   Мин үз чиратымда балаларны һәм килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрик иттем,аларны кыскача бәйрәмнең тарихы белән таныштырдым.Шулай ук "Җәй аенда иң күп китап укучы"конкурсына йомгак ясадым һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдым.