Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Читаем детям о войне"

    4май көнне Урта Сәрдә авыл китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" исемле Халыкара акциягә кушылды.Балаларга "Китапларда - солдат батырлыгы"дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханәче укучыларга Җиңүнең нинди көч һәм югалтулар белән яулануы, сугыш салган авырлыклар турында сөйләде.,И,Газинең "Ана"хикәясен кычкырып укыды. Утлы еллар турында хикәяләр һәм шигырьләр балалар йөрәгенә үтеп керде. Бу акциянең яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә роле бик зур.