Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

“Кызыл китап ни сөйли?”

Максат: Балаларны кызыл китап белән  таныштыру һәм аңа кертелгән хайван, кош- корт усемлек төрләре турында мәгълүмат  бирү.Табигатьнең гәҗәеп бер сихри дөнья  булуына төшендерү, аңа сакчыл караш тәрбияләү.Табигать кочагында  үз - үзеңне дөрес  тоту кагыйдәләрен  аңлату

Татарстан президенты Р.Миннеханов указы нигезендә  2016 ел “Су саклау зоналары” елы дип игълан ителде. Шул максаттан 2 февраль көнне “Кызыл китап ни сөйли?” дип исемләнгән экологик кичә үткәрелде.

Кичә Энҗе Авзалованың “Бу гүзәллек  яшәрме?” шигырен уку белән башланып китте.Балалар урманда булган  бер хәл турындагы әкиятне  сәхнәгә куеп күрсәттеләр.

Әкияттә җәнлекләрнең табигатьнең  пычрануына, агулануына түзә алмыйча урман патшасына  мөрәҗәгать   итүләре,үзләренең  моң-зарларын сөйләүләре һәм табигатьне саклау өчен “Кызыл китап” уйлап табырга кирәклеген әйтүләре турында сөйләнелә. Шушы хәлләрдән соң кеше “Кызыл китап” уйлап таба.

Бүген безнең кулыбызда районыбызның “Кызыл китабы”. Балаларны кызыл китап белән  таныштыру һәм аңа кертелгән хайван, кош- корт усемлек төрләре турында мәгълүмат  бирү максатыннан презентация карадык,викторина сорауларына җавап таптык.