Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Дуслык - ул бердәмлек,татулык"

Дуслык – дөньяда иң кирәкле нәрсәләрнең берсе. Минемчә, дуслары булган кеше генә бәхетле була. Чын дуслыкны тоя белергә, табарга, югалтмаска кирәк. Һәр кеше үзенең дустын аның кешелеклелек сыйфатларына, кылган эшләренә карап сайлый. Әгәр дә дустыңа ышанычыңны күрсәтсәң, үзеңнең серләреңне курыкмыйча тапшыра алсаң, иптәшең чын дуслыкка лаек.

     Шул уңайдан 14 март көнне балалар бакчасында тәрбия дәресе үткәрелде.Балалар белән “Сез дуслыкны ничек аңлыйсыз?” дигән темага фикер алышу булды.Балаларга дуслыкның төрләре турында сөйләнелде. “Кызлар, малайлар дуслыгы, хайваннар белән дуслык, милләтләр дуслыгы”.Милләтләр дуслыгы ул – төрле милләт вәкилләренә карата хөрмәт белән карарга дигән сүз.Сезнең арагызда да рус милләтеннән булган балалар бар.Сез аларга карата ихтирамлы булырга,аларны рәнҗетмәскә,дус булырга тиеш. . Бердәм булганда гына кешелек көчле булачак, дуслык кына җиребезне саклаячак”

Әңгәмәбезнең ахырында дуслык турында әкиятләр,шигырләр укыдык.Бигрәк тә балаларга Әдһәмованың  “Дуслар” дигән китабы ошады.