Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Дөрес юллар сайлаганда гына,көтәр сезне матур киләчәк"

         3 нче февраль көнне китапханәдә студентлар һәм югары сыйныф укучылары белән очрашу булды.

Бүгенге көндә төрле уку йортларында белем алуларын дәвам итүче студент егет һәм кызлар үзләре укыган уку йорты, студент тормышы турында аңлаешлы, кызыклы итеп сөйләделәр, үзләренең уңышлары, шатлыклары белән уртаклаштылар. Кунакларыбызның өлкән сыйныф укучыларына да әйтер сүзләре, теләкләре бар иде. Киләчәктә һөнәр сайлаганда бу фикерләр, тәкъдимнәр аларга һичшиксез ярдәм итәчәк. Студентлар арасында булачак укытучылар, инженер-механиклар, ветеринар, дизайнер, банк хезмәткәрләре – барысы да бар. Кем белә, бәлки алар укып бетереп, зур кешеләр булырлар. Менә шул вакытта “Бу егет, яки кыз безнең авылда туып-үскән бит”, — дип ,горурланып әйтерлек булса иде.

Бәйрәмнең икенче өлешендә студентлар һәм өлкән сыйныф укучылары КВН рәвешендә оештырылган шаян һәм интеллектуаль уен уйнадылар. Алар монда да үзләренең белемнәрен, осталыкларын, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Студентлар да, өлкән сыйныф укучылары да очрашудан күтәренке кәеф белән таралыштылар.