Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

Милли мәдәниятләр, гореф-гадәтләр елы уңаеннан Пушкин картасы нигезендә яшьләр өчен мастер класс.

Милли мәдәниятләр, гореф-гадәтләр елы уңаеннан Пушкин картасы нигезендә яшьләр өчен мастер класс оештырылды. Авылыбыздагы күпкырлы эш остасы Гөлсинә апа яшьләргә корама ясау серләрен өйрәтте. Шулай ук тарих белән дә таныштырдык.Элек безнең әбиләр, әниләр кул эшләренә бик оста булган, алар төрле кул эшләре эшләп көн күргән. Берсеннән-берсе матур эшләр, күз явын алырлык киез тышлыклары, корамалар бүген дә саклана, бүген дә тегелә.